Прагада яшәүче татарлар

Your browser doesn’t support HTML5

27-29 апрельдә Ригада Европа татар яшьләре форумы уза. Беренче тапкыр үтәчәк бу җыенда Прагада яшәүче татарлар да катнашырга җыена. Чехия башкаласына һәркем үз юлы белән килгән. Тимур Фәхриев – Үзбәкстан башкаласы Ташкенттан, Прагада югары белем ала. Лира Фәсхетдинова Татарстанның Әлмәт якларыннан, Чехиядә инде ун елга якын яши. Ә Галия Ибраһимова – Прага операсының әйдәп баручы солисты. "Татар булып яшәү – шәп!" ди ул.