Болгарстан атом электр станциясе төзүдә Русия белән хезмәттәшлектән баш тарта

Болгарстан Дунай елгасында “Белене” атом электр стнанциясен төзүдә Русиянең “Атомстройэкспорт” корпорациясе белән хезмәттәшлектән баш тарта.

Бу хакта Болгарстан премьер-министры Бойко Борисов белдерде. Аның сүзләренчә, София проект кысаларында төзелгән бер реактор өчен тиешле компенсацияне түләячәк, ә киләчәктәге эшләр өчен Көнбатыш Европадан инвесторларны җәлеп итәчәк. Моннан тыш, сигез миллиард еврога исәпләнгән атом электр станциясен төзү урынын да күчерү күздә тотыла.