Димәшкта шартлау нәтиҗәсендә 27 кеше һәлак булган

Димәшк – Бүген Димәшкта ике көчле шартлау нәтиҗәсендә кимендә 27 кеше һәлак булган. Тагын 100гә якын кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта Сүрия телевидениесенә илнең сәламәтлек министры хәбәр итте.

Сүрия телевидениесе әлеге һөҗүмнәрне интихарчылар тарафыннан башкарылган террор гамәлләре дип атады.

Шартлауның берсе күзләү идарәсе биналары янында, икенчесе – полиция бинасы янында булган.