Ереванда граната шартлаудан ун кеше яраланды

Әрмәнстан башкаласы Ереванда узган төндә бер төнге клубта граната шартлау нәтиҗәсендә тугыз Иран ватандашы һәм бер Әрмәнстан ватандашы яраланды.

Ереван полициясе белдерүенчә, Ален-Елен дискоклубына билгесез бер кеше төнге сәгать берләр тирәсендә граната ташлаган.

Һөҗүм сәбәбе әлегә билгесез.