“Лукойл” һәм “Samsung” Гыйракта нефть чыгару турында килеште

Русиянең “Лукойл” һәм Көньяк Кореянең “Samsung” ширкәтләре Гыйракның Көнбатыш Курна-2 нефть ятмасын үзләштерү турында бер миллиард долларлык килешү имзалады.

Гыйрак бу ятмадан көненә 1,8 миллион мичкә нефть чыгарырга тели.

Көнбатыш Курна-2 ятмасында 12,9 миллиард мичкә нефть бар дип исәпләнелә.

Килешү төбәктә яшәүчеләрнең керемнәрен яхшыртуны һәм инфраструктура төзелешләрен дә күздә тота.