Сүриядә хөкүмәт гаскәрләре Һама һәм Хомс шәһәрләрен утка тотты

Сүрия хөкүмәт гаскәрләре президент Бәшәр әл-Әссад хакимиятенә каршылык күрсәтеп килүче гыйсьянчылар урнашкан Һама һәм Хомс шәһәрләрен каты утка тотуны яңартты.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, иртән минааткычлар белән утка тотулар нәтиҗәсендә җиде кеше үтерелгән.

Илнең башка шәһәрләрендә шундый һөҗүмнәр нәтиҗәсендә тагын 14 кеше һәлак булган. Иминлек көчләре ягыннан да югалтулар бар.