Сарытауда Як-42 техник сәбәптән төшеп утырырга мәҗбүр булды

Сарытауда бүген иртән Як-42 юлчылар очкычы техник сәбәптән төшеп утырырга мәҗбүр булды.

Сарытаудан Мәскәүгә юнәлгән очкыч һавага күтәрелү белән аның бер моторы сафтан чыккан.

Очкычта 54 юлчы булган. Беркемгә дә зарар юк.