Улын полициядә югалткан анага ярдәм итүче юк

Your browser doesn’t support HTML5

Яшел Үзәндә яшәүче Алия Шәвәлиеваның олы улы Ренат моннан өч ел элек полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Аны шәһәрнең полиция бүлегенә алып китәләр, шуннан соң ул әйләнеп кайтмый. Баласын исән килеш тә, үлгән килеш тә таба алмаган Алия ханым бу хәлләр турында “Азатлык” хәбәрчесенә сөйләде.