Сербиянең төньягында төнге клубтагы янгын нәтиҗәсендә алты яшүсмер һәлак булган. Бу хакта серб полициясе хәбәр итте.
Янгын Нови-Сад шәһәрендәге Contrast клубында була. Төнге 12дән соң ут чыгып тиз арада 350гә якын кеше булган бөтен бинаны уратып ала. Аларның барысы да ишеккә таба йөгереп бер-берсен таптый.
Полиция 17-18 яшьлек 3 кыз һәм 3 егет үлүен әйтә. Алар төтеннән тынчыгып һәлак булгандыр дип фаразлана.
Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.
Сербия президенты Борис Тадич һәлак булганнарның туганнарының кайгысы белән уртаклашты. Нови-Сад шәһәрендә матәм игълан ителәчәк.