Мәскәү үзәгендә берничә дистә оппозиционер тоткарланган

Русия оппозиционерлары социаль челтәрләрдә Мәскәү үзәгендә “Ак мәйдан” флеш-мобында катнашырга җыенучы берничә дистә активистның тоткарлануын хәбәр итә.

Тоткарланучыларның берсе – “Солидарность” хәрәкәте вәкиле Надежда Митюшкина радиобызга хәбәр итүенчә, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кем булулары һәм тоткарлауларның сәбәпләрен әйтмәгән.

Якшәмбе Кызыл мәйданда флеш-моб уздыру күздә тотылган иде. Аның нигезендә көн дәвамында кешеләр “Гадел сайлаулар өчен” символы булган ак тасмалар тагып йөрүе каралды. Ләкин мәйдан иртәдән үк полиция тарафыннан ябылган иде.