Русия "Сүрия дуслары" җыенын тәнкыйтьләде

Русия тышкы эшләр министрлыгы Истанбулда узган "Сүрия дуслары" дип аталган җыен бер елдан артык дәвам иткән кораллы низагны тыныч юл белән чишү максатына каршы килә, дип белдерде.

Гарәп һәм көнбатыш дәүләтләре, шул санда АКШ вәкилләре катнашында якшәмбе көнне узган җыенда Сүрия оппозициясенә миллионлаган доллар акча һәм техник ярдәм булачак, диелде. Истанбулда узган очрашуда Сүрия милли шурасы Сүрия халкының канунлы идарәсе дип кабул ителде, Башар Әсад режимы БМО һәм Гарәп лигасының Сүриягә махсус илчесе Кофи Аннанның канкоешны туктату турындагы тәкъдимнәрен санга сукмавы өчен тәнкыйтьләнде.

Бүген Аннан бу хакта БМО Иминлек Шурасы алдында чыгыш ясый.

Русия озак еллар Сүриягә корал сатучыларның берсе булды.