Татарстанда боралак казасында очучы һәлак булды

Татарстанның Түбән Кама районында Bell-407 боралагы һәлакәте булды. Анда очучы гына булган, ул үлгән. Каза сәбәпләре тикшерелә.

Бөгелмәдән Казанга юл тоткан боралак башта радарлардан югалган, соңыннан очучы коткаручыларга каза турында әйтеп өлгергән. Боралакның "Татнефть" җитәкчеләренең берсен алырга Казанга барышы булган.

Һәлакәт Благодатное авылы янында булды.