“Татарстан” һава ширкәте очкычларында хәләл ризык булачак

9 апрельдән “Татарстан” һава ширкәте юлчылары махсус вегетариан һәм хәләл ризыклар ашый алачак. Бу хакта ширкәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Бу өстәмә һәм бушлай хезмәт. Ризыкларны билет алганда сорарга була.