Калининградта яшьтәшен кыйнаган кызларга җинаять эше торгызылачак

Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә үз яшьтәшен – инвалид кызны бик каты кыйнаган һәм бу мыскыллаулар видеоязмасын интернетка элгән ике 14 яшьлек кызга карата җинаять эше яңадан башланачак.

Бу хакта “Интерфакс”ка төбәк прокуроры Алексей Самсонов белдергән. Аның сүзләренчә, ул тикшерүчеләр җибәргән хата сәбәпле шәһәр прокурорының җинаять эшен туктату турындагы карарын кире каккан.

Кичә Гусев шәһәре халкы үз җыенында кыйнаган кызларга карата “үтерү нияте белән һөҗүм итү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга таләп итте.