Йәмәннең көньягында шартлауда өч бала һәлак булды

Йәмәннең көньягындагы Һадрамаут вилятендә юл кырыена куелган бомба шартлап өч бала һәлак булды. Йәмән саклану министрлыгы, балалар үлемендә “Әл-Каидә”ны гаепләп, алар бомбаны иминлек көчләре кизүен шартлату өчен куйган булган, дип белдерде.

Илнең эчке эшләр министрлыгы сәхифәсендә, “Әл-Каидә” ягыннан террор гамәлләре куркынычы артканга, Йәмән иминлек көчләре хәрби әзерлеккә китерелде, дип хәбәр ителә. “Әл-Каидә” Дәлия вилятендә хөкүмәт биналарына һәм әһәмияткә ия корылмаларга һөҗүм итәргә мөмкин диелә.

Узган елның май аенда радикал исламчылар, Йәмәндә халык күтәрелешләрен кулланып, илнең көньягындагы берничә вилаятне үз контроленә алган иде.