Димәшк һәм БМО халыкара күзәтүчеләрнең вәкаләтләре турында килеште

Бүген Димәшктә Сүрия хакимияте һәм БМО вәкилләре күзәтүчеләрнең вәкаләтләре турында килеште. Аның нигезендә халыкара күзәтүчеләр вәзгыятьне ачыклау эшенә керешә алачак. Бу хакта БМО-ның Гарәп дәүләтләре лигасындагы вәкиле Кофи Аннанның вәкиле Әхмәт Фәүзи белдерде.

Документта күзәтүчеләрнең вәкаләтләре, Кофи Аннанның тынычлык урнаштыру планын тормышка ашыруда Сүрия хакимиятенең бурычлары һәм йөкләмәләре турында әйтелә.