Лениногроскида су баскан йортлар игътибарсыз кала

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның Лениногорски районында көчле су басулар 1980нче елларда булган. Быелгысы йортларны агызмаса да, шактый зыян салган. Керкәле авылыннан Нәзирә Җиһаншина су басу вакытында җирле үзидарәдән һәм район идарәсеннән бернинди ярдәм булмавына зарлана. Җитәкчелек исә киресен сөйли. Азатлык хәбәрчесе су баскан авылда булып, зыян күрүчеләрнең һәм үзидарә рәисе белән район башлыгының фикерләрен ишетеп кайтты.