Путин һәм Медведевтан көлгән рәсемнәр күргәзмәдән алынган

Күргәзмәдән алынган рәсемнәр арасында мәгълүм эшмәкәрләр Борис Березовский белән Роман Абрамович карикатуралары да бар. Рәсемдә алар кулларына бер күсе тоткан. Музей мөдире Татьяна Биковец ул күсене бер күренекле шәхескә охшатып рәсемне күргәзмәдән алган.

"Яхшы пешерүчегә нормаль аш пешерергә аның башында үз рецептлары белән казынучы күсе комачаулады". Бу рәсем дә күргәзмәдән алып куелган.

Ә менә күргәзмәдә башкалар да күрә алган “Крокодил күз яшьләре” исемле рәсемне Камчаткадагы федераль иминлек хезмәтенең “Э” үзәге хезмәткәрләре бик озаклап караган. Кемдер аларга бу рәсемгә автор Путин кыяфәтен яшергән дип әйткән.

"Кандидат"

Франция тауларында, Куршавельдә ял итәргә яратучы икенче бер намзәт Михаил Прохоров.

"Яблоко" фиркасенең Камчатка бүлегенең элекке җитәкчесе Ирина Яровая. Хәзер ул думада "Бердәм Русия" фракциясе әгъзасы, коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе. Камчаткада депутат булып сайлана алмагач, Медведев аңа үз мандатын биргән.

Камчатканың элекке губернаторы Алексей Кузьмицкий. Хәзер ул Русия Хисап пулатының Президент идарәсен күзәтүче аудиторы. Финанс-икътисадый һәм хисап эшләре белеме булмаса да Кузьмицкий аудитор итеп билгеләнде. 

Камчатканың элекке губернатор урынбасары Александр Дроздов. Матбугатны каты контрольгә алырга тырышканы өчен журналистлар аны Геббельс дип атыйлар.

Совет һәм Русия кинорежиссурасы хуҗасы Никита Михалков.

Тимер Феликс.

Фреди Меркури.

Александр Лукашенка.

Диңгез һәм океаннар гизүче тарихи шәхес Жак Ив Кусто.

Кондолиза Райс һәм Николя Саркози.

Русиядә Бентли йөртүче .