Халыкара журналистларны яклау комитеты 10 иң каты цензуралы илне атады

Халыкара журналистларны яклау комитеты иң каты цензуралы ил исемлегенә Үзбәкстан һәм Беларусны да кертте. Исемлек башында Эритерия, Төньяк Корея һәм Сүрия килә.

Бу илләрдә мәгълүмат биргәндә көч кулланып һәм пропаганда юлы белән диктаторларча контрольлек итү хас, дип әйтелә комитетның пресс-релизында.

Исемлек төзелгәндә 15 күрсәткеч исәпкә алынган. Аңа беренче чиратта веб-сәхифәләрне ябу, электрон юл белән мәгълүмат таратуны тыю, бәйсез һәм хосусый мәгълүмат чаралары булмау, журналистларга төрле илләргә сәфәргә йөрү тыелу, чит ил теле-радиопрограмнарын томалау һәм чит ил журналистларын эшләтмәү дә кергән.