Дагыстанда март аенда үтерелгән имам улына һөҗүм булган

Дагыстанның Шамил районында март аенда үтерелгән имам Гитиномагомед Абдулгапуровның улына һәм аның гаиләсенә һөҗүм булды.

Республика хокук саклау оешмасы хәбәр итүенчә, имамның туганнары утырып барган машина барган юлда бомба шартлатылган. Берәүгә дә зыян килмәгән. Шартлау булган урында тикшерүчеләр эшли.

Абдулгапуров 23 мартта Буйнакскида үтерелгән иде.