Дөньяның иң кыйбат рәсемнәре

Sotheby's хезмәткәрләре Норвегия рәссамы Эдвард Мункның 1895 елда язган "Кычкыру" исемле әсәрен аукционга чыгара

120 миллион диярлек долларга сатылган "Кычкыру" әсәре аукциондагы иң кыйбат бәя рекорды белән дөньяның игътибарын үзенә җәлеп итте.

Мунк әлеге әсәрне серия буларак берничә вариантта язган. 1910 елда язылган, Ослодагы Мунк музеенда сакланучы варианты

Монысы 1893 елда язылганы

Литография, 1895 ел

Нью-Йорктагы Метрополия сәнгать музеенда Поль Сезанның "Карта уйнаучылар" (1890-92) рәсеме. Бу әсәр дә серия буларак берничә вариантта язылган һәм былтыр аларның берсен бер хосусый хуҗа Катар патшасы гаиләсенә 250 миллион долларга саткан

Австрия рәссамы Густав Климтның 1907 елда язылган, "Адела Блох-Бауэр I" әсәре 2006 елда 135 миллион долларга сатылган иде

Шул ук ханымның Густав Климт ясаган икенче бер сүрәте, "Адела Блох-Бауэр II" дә 2006 елда 90 миллион чамасы долларга сатылды

Пабло Пикассоның "Шәрә, яшел яфраклар һәм сын" рәсеме (1932) моңарчы аукционда сатылган иң кыйбатлы әсәр иде. 2010 елда ул Нью-Йорктагы Christie'sта 106 миллионнан артык долларга сатылды

Шундый мәшһүр рәссамның рәсемнәре кыйбат йөрүе бер дә гаҗәп түгел. Пикассо язган Дора Маар сүрәте 2006 елда 95 миллион доллардан артык бәягә сатылды

Пикассоның тагын бер әсәре 2004 елда Sotheby's аукционында 104 миллион долларга сатылды

Энди Уорһолның "Сигез Элвис" әсәре 2009 елда 100 миллион долларга сатылды

Джэксон Поллокның 1948 елгы "N5" исемле рәсемен 2006 елда 140 миллион долларга алучы табылды

Һолландия рәссамы Виллем де Кунингның 1963 елгы "Хатын-кыз III" рәсеме 2006 елда 137 миллион долларга сатылды

Лондондагы Милли галерея һәм Эдинбургтагы Шотландия милли галереяләре Тицианның "Диана һәм Каллисто" әсәрен быел 72 миллион долларга сатып алды