Петербур полициясендә тоткарланган кеше үлгән

Бүген Петербурдагы бер полиция бүлегендә кичә урлауда гаепләнеп тоткарланган 38 яшьлек бер ир үлгән.

Тоткарланган кеше төне буе камерада утырган, иртән сорау алу вакытында аңын югалткан һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән.

Бу хәл турында мәгълүмат прокуратурага һәм тикшерү комитетына тапшырылган.

Казанның "Дальний" полиция бүлегендә март аенда азаплаулар нәтиҗәсендә Сергей Назаров үлеменнән соң чыккан җәнҗал сәбәпле Русиядә полициясендә кешеләрнең үлеменә карата игътибарның артуы күзәтелә.