Каһирәдә вәзгыять тотрыклыланды

Каһирәдә Мисыр саклану министрлыгы бинасы янында кичәге бәрелешләр нәтиҗәсендә бер полиция хезмәткәре һәлак булып, 370-тән артык кеше яраланганнан соң ул районга өстәмә гаскәрләр китерелде һәм якшәмбе иртәсенә кадәр комендант вакыты игълан ителде.

Барлыгы 170-тән артык кеше тоткарланган.

Журналистларны яклау халыкара комитеты мәгълүматларына караганда, кичә Каһирәдә булган бу хәлләрне яктырту барышында 18 журналист яраланган, кыйналган яки тоткарланган.

Демонстрациячеләр – аларның күпчелеге исламчылар – Югары хәрби шураның хакимиятне тизрәк сивиль хөкүмәткә тапшыруын таләп итә.

23-24 майда илдә президент сайлау башлана. Бу узган елның февраль аенда Хөсни Мөбәрәк хакимияттән бәреп төшерелгәннән соң илдә беренче президент сайлау. Хәрбиләр хакимиятне сайланган президентка тапшыруны таләп иткән иде.