Казаннар велосипедта ярышты

Your browser doesn’t support HTML5

5 майда Казан урамнары буйлап “Молодежь Татарстана” газеты кубогына велосипед ярышында 60тан артык кеше катнашты.
Җиңүнең 67 еллыгына багышланган ярышта 60тан артык велосипедчы катнашты.

Декабристлар-Чистай-Вишневский урамнары аша Кабан күле буйлап үткән ярыш маршруты Камал театры янында тәмамланды.

Велоярышның җиңүчесе итеп иң яшь катнашучы, Казанның 155нче татар гимназиясе укучысы Илфат Җәләлетдинов танылды.