Татарстан имамнары указлы була башлады

Your browser doesn’t support HTML5

12 майда Татарстан диния нәзарәтендә Кама Тамагы, Лаеш, Алабуга имамнарына имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сүзләренә караганда, республиканың әлеге районнарыннан килгән 40тан артык имам нәзарәт оештырган белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаган һәм үз мәхәллә мәчетләрендә имамлык вазыйфасын башкарырга лаек дип табылган.