Тифлистә су басып кимендә биш кеше һәлак булган

Тифлистә су басып, соңгы хәбәрләргә күрә, биш кеше һәлак булган. Алар арасында ике бала да бар. Тагын берничә кешенең кайда булуы билгеле түгел.

Шәһәргә гадәттән тыш хәл кертелгән. Коткаручылар кешеләрне көймәләр белән коры урынга чыгарган. Өйләргә, машина юлларына һәм электр үткәргечләргә су басудан зыян килгән.

Якшәмбегә каршы төндә көчле яңгыр яуганга Кура елгасы ярларыннан чыгып, якын тирәдәге бистәләрне су баскан. Шәһәр башлыгы Гиги Угулава яңгыр суларын агызучы җир асты торбаларының тыгылган булуы бу казага төп сәбәп булган, дип белдерә.