Греция парламентына чираттан тыш сайлаулар 17 июньдә узачак

Греция парламентына чираттан тыш сайлаулар 17 июньдә үтәчәк. Бу хакта дәүләт телевидениесе хәбәр итә. Әлеге карар 6 майда сайлау нәтиҗәсендә идарә коалициясен төзи алмау сәбәпле кабул ителде.

Яңа сайлауга кадәр Греция белән техник хөкүмәт идарә итәчәк. Аны югары административ мәхкәмә башлыгы Панайотис Пикрамменос җитәкләячәк.