Сәфәров премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әсгать Сәфәровны премьер-министр урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләү фәрманын имзалады. Сәфәровның намзәтен Татарстан Дәүләт Шурасы расларга тиеш булачак. Депутатлар утырышка 28 майда җыелачак.


Элегрәк Миңнеханов Татарстан премьер-министры урынбасары вазифасыннан Зилә Вәлиеваны азат итү турындагы фәрманны имзалаган иде.