Казанда тикшерү изоляторында 21 яшьлек егет асылынып үлгән

Бүген төнлә Казанның икенче изоляторында хөкем ителгән 21 яшьлек егет җәймә белән асылынып үлгән. Аның мәетен камерадагы күршесе күргән. Ашыгыч ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, аны саклап кала алмаганнар.

2012 елның февралендә кешенең сәламәтлегенә зыян китерү сәбәпле, егет Тәтеш район мәхкәмәсе тарафыннан җиде елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Изоляторда ул кассациядә эше каралганчы калдырылган. Аңа белдерелгән гаепләүләр белән ул килешкән булган.