Рамзан Кадыйров хөкүмәтне эшеннән җибәрде

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров бүген республика хөкүмәтен эшеннән җибәрде. Моны ул эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен үзгәрешләр мөһимлеге белән аңлатты. Шул ук вакытта Кадыйров элекке хөкүмәт эшеннән канәгать булуын белдерде.

Эштән җибәрелгән Министрлар Кабинеты вәкилләре үз вазифаларында яңа хөкүмәт оешканчы калачак.