Пакстан Мөхәммәт пәйгамбәр турында карикатуралар өчен Twitterны япты

Пакстанда хакимият җирле кулланучылар өчен Twitter интернет ресурсын япты.

Моның сәбәбе итеп Исламабадта сәхифә идарәсенең Мөхәммәт пәйгамбәр турында карикатуралар бәйгесенә бәйле материалларны алудан баш тартуы булган.

2010 елны шул ук бәйге сәбәпле Facebookка керү ябылган иде. Ул ике атна дәвамында эшләмәде.