Рәшит Нургалиев Иминлек шурасы башлыгы урынбасары итеп билгеләнде

Русия президенты Владимир Путин үз хакимиятенә һәм Иминлек шурасына кемнәр керүе турында фәрман имзалады.

Русия Иминлек шурасы башлыгы булып моңа кадәр анда эшләгән Николай Патрушев калды. Элек эчке эшләр министры булган Рәшит Нургалиев аның ярдәмчесе итеп билгеләнде.

Сергей Иванов президент хакимияте башлыгы булып эшен дәвам итәчәк. Аның беренче урынбасары Вячеслав Володин да үз урынында кала. Путин үзенең фәрманы белән президент хакимиятендә икенче урынбасар урынын да булдырды. Бу урынга Алексей Громов куелды. Хакимият башлыгы урынбасары, президентның сүзчесе итеп Дмитрий Песков билгеләнде.

Элекке министрлар: Татьяна Голикова, Эльвира Нәбиуллина, Юрий Трутнев, Андрей Фурсенко, Игорь Щеголев һәм Игорь Левитин дәүләт башлыгының киңәшчеләре итеп куелды.