Мисырда президент сайлау башланды

Your browser doesn’t support HTML5

Элекке президент Хөсни Мөбәрәк узган ел бәреп төшерелгәннән соң бүген Мисырда беренче тапкыр президент сайлау үтә. Тавыш бирү ике көн барачак. Хатын-кызлар өчен махсус тавыш бирү урыннары булдырылган. Президент урынына 12 намзәт дәгъва итә. Җиңү ихтималы зур дип саналган намзәтләр - Гарәп илләре лигасы башлыгы, Мөбәрәкнең элекке тышкы министры Әмр Мусса бүген Каһирәдә, “Мөселман кардәшләре” хәрәкәте вәкиле Мөхәммәд Мурси үзенең Шәркыя шәһәрендә тавыш бирде.