Навальный иреккә чыкты

Your browser doesn’t support HTML5

Мәскәүдә урам җыеннарын оештыручыларның берсе Алексей Навальный полициягә буйсынмауда гаепләнеп 15 тәүлек төрмәдә утырганнан соң бүген иреккә чыкты. Танылган блогер үзенең тарафдарларына рәхмәтен белдереп, кичен Мәскәүдә инде ике атна дәвам иткән халык йөрешенә чыгачагын әйтте. Ул шулай ук 12 июньдә Русия хакимиятләре сәясәтенә каршы урам җыены оештыруын һәм сентябрь башында үтәчәк илкүләм ризасызлык чарасына әзерләнәчәген белдерде.