Мисырда президент сайлауның рәсми нәтиҗәләре 29 майда игълан ителәчәк

Кәһирә – Мисырда үткән президент сайлауның рәсми нәтиҗәләре 29 май сишәмбе көнне игълан ителер дип көтелә.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә икенче турга “Мөселман кардәшлеге” намзәте Мөхәммәд Мурси һәм Мөбәрәк хөкүмәтендә соңгы премьер-министр булган Әхмәт Шәфыйк чыга. Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Мурси бераз гына күбрәк тавыш җыйган – аның 25,3 процент, Шәфыйкныкы – 24,9.

Бу атнада үткән сайлау – элекке президент Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң Мисырда үткән беренче ирекле сайлау булды.

“Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте икенче турда Шәфыйк җиңсә Мисыр элекке режимга әйләнеп кайтачак дип кисәтә. Исламчылар башка сәяси фиркаларны да икенче турда тавышларын Мурсига бирергә чакыра.

Икенче тур 16-17 июнь көннәренә билгеләнгән.