Евровидение бәйгесендә Швеция җырчысы җиңде

Баку – Якшәмбегә каршы төндә Азәрбайҗан башкаласы Бакуда Евровидение бәйгесе тәмамланды. Финалда 26 илнең вәкиле ярышты. Җиңүне “Эйфория” җырын башкарган 28 яшьлек Швеция җырчысы Лорин яулады. Лорин – тамырлары белән Марокко бәрбәрләреннән. Тулы исеме – Лорин Зәйнәп Нока Тәлһәви.

Русияне вәкиллек иткән Удмуртиянең “Буран әбиләре” төркеме икенче урынны алды. Өченче урында Сербия вәкиле Желько Йоксимович.

Шулай итеп, киләсе елда Евровидение бәйгесе Швециядә үтәчәк.