Мәскәүдә гей-активистлары чарасында 40лап кеше тоткарланды [видео]

Your browser doesn’t support HTML5

Мәскәүдә гей-активистлары чарасы куып таратылды

Мәскәү -- Бүген Мәскәүдә гей-активистлары рөхсәт ителмәгән каршылык чарасы үткәрде. Алар Русия төбәкләрендә кабул ителүче балигъ булмаганнар арасында гомосексуализм пропагандасын тыю турындагы канунга каршылык белдерде. Активистлар фикеренчә, бу канун кеше хокукларын бозу булып тора.

Православ оешма әгъзалары аларга каршы чыгып чуалышлар башланды. Полиция мәгълүматына күрә, ике яктан да 40лап кеше тоткарланган, шул исәптән, Русиянең гей хәрәкәте җитәкчесе Николай Алексеев.