Миңнеханов Төркиягә килде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек сәфәр белән Төркиягә килде. Ул анда Төркия президенты Абдуллаһ Гүл, премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, кайбер министрлар белән очраша.

Моннан тыш Миңнехановның Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында, Истанбулда Әюп районында Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында һәм Солтанәхмәт мәйданында Сабантуйда катнашуы көтелә.

Әлеге сәфәр 30-31 майда Төркиядә үтәчәк Татарстан мәдәнияте һәм икътисады көннәре кысаларында уза. Әлеге чарада Татарстаннан 200 кешелек вәкиллек катнаша. Татарстан көннәре бүген Әнкарада башлана һәм иртәгә Истанбулда дәвам итәчәк.