Уго Чавес тагын Венесуэла президенты булу өчен гариза тапшырды

Венесуэла президенты Уго Чавес һәм тагын биш намзәт чираттагы президент сайлавында катнашу өчен гаризалар тапшырды.

Чавесның төп көндәше оппозиция чыгарган уртак намзәт Энрике Каприлес булыр дип көтелә.

Яман шеш авыруыннан дәваланучы Чавес тагын президент булу өчен көрәшәчәген электән әйтеп килә иде.

Венесуэлада президент сайлавы 7 ноябрьдә үтәчәк.