Русия урманнарында янгыннар арткан

Соңгы көннәрдә Русия урманнарында янгыннар саны арткан һәм 125-кә җиткән. Бу турыда Урман хуҗалыгы федераль идарәсе белдерә.

Идарә белдерүенчә, узган тәүлек эчендә 119 урман янгыны сүндерелгән, торакларга куркыныч янамый.

Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль бүлгеләрендә вәзгыять аеруча авыр.