Путин Пекинда Кытай җитәкчелеге белән очраша

Путинны Кытайда президент Һу Цзиньтао һәм хәрбиләр сәламли

Кытайга сәфәрдә булган Русия президенты Владимир Путин Пекинда Кытай халык республикасы җитәкчесе Һу Цзиньтао булән очрашты. Сөйләшүләр ябык ишекләр артында узды. Анда каралачак мәсьәләләрнең берсе – Сүриядәге вазгыять иде.

Сәфәре алдыннан Кытай матбугатында чыккан мәкаләдә Путин Русия һәм Кытайның дөнья сәясәтендәге иң мөһим мәсьәләләрдә карашлары уртак, дип белдергән.

Кытай белән Русия арасында хезмәттәшлек турында 17 килешүгә кул куелачагы көтелә. Алар арасында энергетика һәм сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлек турындагылары да булачак.