Әфган президенты НАТО һөҗүмендә 18 кешенең үлеме сәбәпле Кытай сәфәреннән вакытыннан алда кайтты

Кичә НАТО көчләренең Әфганстанның көнчыгышындагы Логар вилаятендәге һөҗүмдә 18 кешенең һәлак булуы турындагы хәбәрдән соң Әфганстан президенты Хәмид Карзаи Кытайга булган сәфәрен өзеп кире кайтты.

Халыкара көчләр һөҗүмендә тыныч халыкның үлеме – кабул ителерлек хәл түгел, диде президент.

Алдан игълан итмичә Әфганстанга килгән АКШ саклану министры Леон Панетта, Пакстанга качып яткан сугышчыларның күрше Әфганстанга һөҗүмнәрен туктатмыйча илдә тотрыклылык урнаштыру авыр булачак, диде. Пентагон башлыгы сүзләренә караганда, Вашингтон Пакстан рәсмиләренең чик буендагы төбәкләрдә сугышчыларга каршы җитәрлек көрәш алып бармавына түземлелеге бетә.

Панетта быелның сентябрь азагына кадәр 23 мең американ хәрбиен чыгару турында сөйләшүләр уздырды һәм Әфганстан саклану министры Абдулла Рәхим белән очрашты.

Кичә Әфганстанның көньягында өч интихарчы һөҗүмендә кимендә 23 кеше һәлак булды.