Кытай Әфганстанга төрле проектларга 24 миллион доллар бирә

Кытай халыкара гаскәрләрнең 2014 елның азагына Әфганстаннан чыгып китүеннән соң бу илдә йогынтысын арттырырга җыена.

Әфганстандагы төрле проектлар өчен Кытай 24 миллион доллар бүлеп бирәчәк. Бу хактагы килешүгә Кытай һәм Әфганстан президентлары Һу Цзиньтао һәм Хәмид Карзаи кул куйды.

Кытай биргән акча чик буйларын ныгытудан алып төрле чирләрнең таралуына каршы көрәшкә кадәр тотылачак.