Бөтенрусия татар имамнары корылтаенда Ислам хезмәттәшлек оешмасы рәисе Ихсаноглу катнаша

Җомга көнне Татарстанга Ислам хезмәттәшлек оешмасы рәисе Әкмәлетдин Ихсаноглу һәм ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнүче фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Хәлит Эрән килде.

Сәфәрләре барышында аларның Бөтенрусия татар имамнарының III корылтаенда һәм Изге Болгар җыенында катнашуы каралган.