Кырым Сабантуена Казан кунаклары да килде

Кырым Сабантуен Татарстаннан килгән Вил Усмановның триосы милли көйләр белән бизәп торды.

Ялтадан «Акчура» татар үзәге үзенең ансамбле белән килеп Сабантуйның тагын бер бизәге булды.

Сүзгә чыккан «Акчура» үзәге житәкчесе Рәйсә Шәрипова Сабантуйда катнашучыларны шигырьләр белән котлагач ансамбльгә кушылып жырлап та жибәрде.

Быел зурлар төрле ярышларда катнашу сәбәпле көрәшчеләр күбрәк балалар һәм үсмерләр булды.

Сабантуй батыры булып исә яшүсмер Алим Рөстәмов танылды.

Сабантуй сәхнәсендә матур татар киемнәрендә яшь биюче Вика Абдуллаева йөгереп чыгып берничә татар биюен бик оста башкарып алкышларга күмелде.

Сабантуйның тагын бер кунагы, 90 яшендәге үзешчән кырымтатар җырчысы Хәмзә бабай, басып булмасада да, утырып бер җыр бүләк итте.