Свердлау өлкәсендә һавага рөхсәтсез күтәрелгән очкычны эзлиләр

Свердлау өлкәсендә югалган очкычны эзләү дәвам итә. Очкычта кимендә алты кеше булган, дип хәбәр ителә.

Сишәмбе көнне АН-2 очкычы Серов һава аланыннан диспетчерлардан рөхсәт алмыйча очып киткән.

Юлчылар арасында булган җирле полициянең ике башлыгы каты исерек хәлдә булганы фаразлана. Аларның кесә телефоннары җавап бирми.

Әлеге эш “очышлар иминлеген бозу” очрагы буларак тикшерелә.