Уфада хатын-кыз һәм аның өч баласы үтерелгән

Уфада хатын-кыз һәм аның өч баласын үтерү эше тикшерелә. Хатын-кыз һәм аның 2-4 яшьлек балаларының мәетләрен җомга кич Уфадагы күпкатлы йортта тапканнар. Бер кыз бала авыр хәлдә табылган һәм хастаханәгә озатылган.

Тикшерүчеләр бу җинаять кылуда хатын-кыз белән никахсыз яшәгән ирдән шикләнә.