Башкортстан президенты атамасын хаким итеп үзгәртергә тәкъдим итәләр

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов Башкортстан җитәкчесен “президент” урынына хаким дип атарга тәкъдим итә. Бу хакта Regnum яза.

«Хаким сүзе милли-дәүләт берәмлеге буларак республика белән идарә итүче идарәче-менеджерның заманча аңлатмасына якын. Күрше Казакъстанда да акимнар бар. Бу өлкә губернаторлары. Безнең республикада да район һәм шәһәр идарәләрен хакимият, ә аларның җитәкчеләре хакимият башлыгы дип атыйлар”, ди Бәдретдинов.