Мәскәүдә Иранның атом программасы турында сөйләшүләр бара

Бүген Мәскәүдә Британия, Кытай, Франция, Германия, Русия һәм АКШ катнашында Иранның атом программасы турында ике көнлек сөйләшүләр башланды. Ираннан бу очрашуда Милли иминлек шурасы секретаре Сәид Җәлили катнаша. Шулай ук сөйләшүләргә Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон килде.

Дипломатлар Иранның яшерен рәвештә корал ясамавын тикшерер өчен илнең атом корылмаларын барып карау өчен рөхсәт алырга өмет итә. Тәһран үз атом программасы максатының тыныч булуын белдерә һәм үзеннән халыкара чикләүләрнең алынуын таләп итә.