Мөбәрәк йөрәк өянәгеннән соң исән калды

Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк йөрәк өянәге һәм инсульттан соң исән, дип хәбәр итте Мөбәрәккә якын чыганаклар һәм "Әл-Җәзирә" телевидениесе. Бу мәгълүматне алар Мөбәрәк яткан Маади хәрби хастаханә хәбәренә нигезләнеп таратты. Аннан алда телевидение Мөбәрәкнең йөрәге туктады, дип хәбәр иткән иде.

2 июнь көнне Каһирә мәхкәмәсе Мөбәрәкне 2011 елда тыныч урам җыеннары вакытында халыкка каршы көч куллануда һәм үтерүләрдә гаепләп гомерлек төрмә җәзасына хөкем итте. Соңгы бер елда Мөбәрәкнең сәламәтлеге нык какшады.